Хуш, беренче китабым, Әлифба!
Профессор Э.З.Феизов Шыгырдан урта
гомумбелем исемендәге мәктәбендә кабат бәйрәм. Беренче сыйныф укучылары беренче
китаплары Әлифба белән саубуллашалар.
Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп
бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Әйе, балаларга хәрефләрне тану,
алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмады. Әмма алар
тырыштылар, югалып калмадылар. Бәйрәмдә үзләренең сәлатләрен күрсәттеләр, шигырьләр
сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.
Ата-аналар да читтә калмадылар. Балалар белән белән бергә шатландылар,бәйрәм
үткәрүдә зур ярдәм күрсәттеләр.
Сезне чын күңелемнән шушы җиңүегез һәм
уңышларыгыз белән котлыйм, укучыларым!
Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм,
барыбызның да бәйрәме!
Г.Р.Пазюкова,1а
сыйныф укытучысы.