Постоянные читатели

пятница, 27 апреля 2012 г.

Ачык дәрес


24 апрельдә профессор Э.З.Феизов исемендәге Шыгырдан урта гомумбелем мәктәбендә Батыр районы күләмендә үткәрелә торган башлангыч сыйныф укытучыларының тематик киңәшмәсе булып үтте.
        Пазюкова Гөлнара Рифкать кызы беренче сыйныфта “20  эчендә кушу таблицасын ныгыту” темасына математика дәресе күрсәтте.
       Укучыларның интерактив тактада оста эшли белү мөмкинлекләре дә ачык күренде.  Дәрес яңа технологик алымнар: уен, күмәк эшләү, проблемалы белем бирү ысуллары кулланылып оештырылды.  Дәрес югары дәрәҗәдә үтте. Укытучының эше уңай яктан бәяләнде.



вторник, 3 апреля 2012 г.

понедельник, 26 марта 2012 г.

Весенние каникулы

С 25 марта по 1 апреля весенние каникулы. На учебу 2 апреля 2012 года.
Просьба : родители присмотрите за детьми во время весенних паводков в целях безопасности. 
Классный руководитель Пазюкова Г.Р.

четверг, 22 марта 2012 г.

Хуш, саубул, Әлифба!


 
Хуш, беренче китабым, Әлифба!
      Профессор Э.З.Феизов Шыгырдан урта гомумбелем исемендәге мәктәбендә кабат бәйрәм. Беренче сыйныф укучылары беренче китаплары Әлифба белән саубуллашалар.
       Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз  беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Әйе, балаларга хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмады. Әмма алар тырыштылар, югалып калмадылар. Бәйрәмдә үзләренең сәлатләрен күрсәттеләр, шигырьләр
сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Ата-аналар да читтә калмадылар. Балалар белән белән бергә шатландылар,бәйрәм үткәрүдә зур ярдәм күрсәттеләр.
       Сезне чын күңелемнән шушы җиңүегез һәм уңышларыгыз белән котлыйм, укучыларым!
Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме!
                           Г.Р.Пазюкова,1а сыйныф укытучысы.